rafilya_shamsutdinova
Прививкалар Интернетта кагылырга ярамаган тема булса да, мин бу хакта сөйләп үтәргә булдым, чөнки беркөнне бер ханым белән аралашканнан соң да уйландым, сез дә еш сорап язасыз "прививкаларга карашыгыз ничек, куйдырасызмы?" - дип...
Мин прививкаларга каршы кеше димим, ләкин икенче балам белән булган вакыйгадан соң, мин аларны куйдырудан куркам, бар да Аллаһ кулында икәнен аңлыйм, тик Аллаһ "сакланганны саклармын" - дигән...
Сездә ничек бу мәсьәлә буенча хәлләр, кызлар? Мин бүлештем, сез дә язып үтсәгез, рәхмәтле булырмын. Бер-беребезгә дорфа булмыйк яме, бу мәсьәләдә һәркем үзенчә хаклы...
Матур итеп сөйләшә башлаган, теле ачылган балаң, прививка салдыруга 3 елга сөйләшүдән туктаса, прививка яклы кешеләр дә, куркып калыр иде, ә мин шундый идем, беренче балама барысын да куйдырып бардым. Артыннан йөрмәгән булсак, кем белсен, бәлки дөм сөйләшмәгән дә булыр иде, табиблар прогнозы күңелле түгел иде, Аллаһ Тәгалә шифасын бирде.