✨Затлылык бездән башлана. ✨Иҗади киемнәр👉 @brend_albina_fazlyeva ✨Аллахка мәхәббәт турында. ♥️ Зирәклек, затлылык. МАХ канал👇👇👇
albina_fazlyeva_ Продолжение следует😍
albina_fazlyeva_ Без хатын-кызлар шундый инде😄 бәйрәмдә синеке кебек кием кимәсәләр ярый дип уйлыйсың😄 Яңа формат видео кабул итегез әле бездән😍 Дәвамы булачак✅
albina_fazlyeva_ Күз тигән дип җаваплылыкны, гаепне башкага гына элеп кую җайлыдыр да... Әмма без мөселманнар, аңлыйбыз, һәр нәрсә АЛЛАҺТАН. Яхшылык килдеме, авырлыкмы... Һәр нәрсә Раббыбыз теләге белән☝ Чир бар кешегә дә килә, олысына кечесенә, блогерга да, гомергә кеше арасына чыкмаган, фотога төшмәгәненә дә! Бу сынау дөньясы. Без монда рәхәт күрергә генә, уен көлке өчен генә килмәгән. Аллаһ биргән сынауларны сабырлык белән кабул итеш кирәк. Мин һәрчак әйтәм сезгә блогымда- Раббыбыз безгә начарлык теләми! Һәр сынау күтәрә алырлык, нәкъ безгә кирәк булганы, безне уңай якка үзгәртә торганы бирелә. Тормыш гел бертөрле бармый. Әбиләр әйтәләр бит әле, дөнья бер алдын куя бер артын куя дип. Авырлыктан соң җиңеллек вәгъдә ителгән. Шуңа өметләнәбез🤲 Шөкер итәрлек нигъмәтләребез күп. Авырлык белән җиңеллек янәшә йөри. Әлхәмдүлилләһ🤲 күпме поддержка, күпме хәл белүче, күпме дога кылучылар безнең өчен, искитмәле❤️ Иншаллаһ бу сынауларны да сабырлык белән үткәрергә язсын🤲 Раббыбыз үзенә якынайтырга теләсә, безгә шулай сынаулар җибәрә. Бу хурлык та түгел, кимсетүтдә түгел....хакыйкатьтә бу Аллаһның бүләге❤️ Иң мөһиме дөрес итеп кабул итеш кирәк... Ни өчен бу миңа, теге гаепле , бу гаепле дип түгел. Әлхәмдүлиллә
albina_fazlyeva_ Бигрәк истәлекле видео килеп чыккан бу😍 “Милли Нур” - ул ханымнар өчен рухи үсеш мәйданы. Хатын-кызлар өчен җиңеллек, күңел матурлыгы бирүче, туган телдә узучы очрашулар, аралашу урыны булыр дип өметләнәм. Һәр очрашу - аерым темага багышланачак. Беренчесе - ЯРАТУ КӨЧЕ дип аталды. Гаиләдә, тормышта, бизнеста ярату ничек туа, ничек көчәя, ни өчен аны башкаларга да бирү кирәк? Үз мисалымда булган хәлләр, үземә булышучы тормыш рецептлары белән дә бүлештем. Алсуыбыз Коръән укыды, яңа коллекциядән показ күрсәтелде, һәр кунакка истәлекле бүләк өләшенде😍 Аллаһ кабул итсен🤲 Эмоцияләр әле дә җибәрми🥰
albina_fazlyeva_ Чибәр, нурлы һәркайсы... барсы да бик кадерле миңа, рухи байлыкка омтылучы кунакларым❤️100 дән артык кеше белән кочаклаштым мин ул көнне😄 Ерак араларны якын итеп килгән һәркайсыгызга Аллаһның рәхмәтләре булсын🤲 Алга таба кайда үткәрергә киңәш итәсез?😍
albina_fazlyeva_ Бүгенге көндә шундый тенденция бара, синең уңшысызлыкка, наз җитмәгәнгә әти-әнине гаепләү. Һәр проблемабызда кемдер гаепле. Әти-әни тиешле наз, мәхәббәт бирмәгән, яратам дип әйтмәгән, алар эшләгән дә эшләгән, шуңа күрә минем хәзер тормышым бармый, эшем бармый, самооценкам түбән, алар мине аңламый һ.б Бу безнең кешелек дөньясында күзәтелә торган бик куркыныч әйбер: бала әти-әнисен гаепли. Коръәндә аларга уф дип тә әйтергә ярамаганын, хөрмәт күрсәтәсен барыбыз да белә, МЕНӘ СЕЗГӘ МИСАЛ. Бу стаканда безнең әти-әни якыннарыбыз җылылыгы, терәге. Һәм алар булдыра алганча, белгәнчә безгә аны ТУЛАЕМ биргәннәр✅ Безнең стакан тулып җитмәде, һәм без бу җитми, бу аз дип зарланабыз. Әмма алар КҮПМЕ БАР, БАРСЫН ДА биргәннәр. Безнең әти әни башка мөһиттә тәрбияләнгәннәр, аларның гыйлеме, тәҗбирәсеннән чыгып безгә булдыра алганча мәхәббәтен, назын бирергә тырышканнар..Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш❤️ Ә җитмәгән шушы бушлыкны үз өстебезгә җаваплылыкны алып, гыйлем туплап, үз тырышлыгыбыз белән тутыру өстендә эшләргә тиешбез☝
albina_fazlyeva_ Күңелне чистарту һәм йомшарту өчен һәрвакыт нәрсәдер эшләргә кирәк: хәерле кешеләр арасында булу, мәгънәсен аңлап һәм фикерләп Коръән уку, вәгазьләнү... Безнең күңел һәрчак үзгәреп тора. Гомер буе шулай булачак. Бүген сөйлисе сүзләрем дә, иң беренче чиратта үземә вәгазьләнү өчен. Бу дөньяда бернәрсә дә безнеке түгел☝Күктәге, җир астындагы, кешедәге һәрбер әйбер - Аллаһ Раббыбызныкы. Күп нәрсәне контрольда тотам,- дип уйлыйбыз. Ә бит бар галәм Аның территориясе, Ул биргән вакыт, Аның законнары. Адәм балалары бары тик - кунак. Безне бер бүлмәгә вакытлыча кертеп тордылар. Ә без үзебезне ул бүлмәнең хуҗасы дип саныйбыз. Шулай да... Никадәр көчле, Бөек, галәмнәр хуҗасы булса да Ул сине онытмый. Чөнки син - ялгыш кына барлыкка килгән, мәгънәсез тузан бөртеге түгел. Юк! Бөек Раббыбыз сине Үзе яралткан, яшәү биргән һәм Үзе кайгырта. Һәр сулышың - син яшәсен өчен, һәр көнне йокыдан уянасын икән, бу - Аның сине кабат терелтүе🥰 Аллаһ Раббыбыз - триллионнар санынча йолдызлар белән идарә итә, шул ук вакытта синең тавышыңны ишетә, синең уйларыңны, сулышыңны тоя. Синең һәр күз яшең һәм көлүең аның өчен мөһим. Аның кайгыруы кайвакыт шулай бик тыныч, тавышсыз. Без бу турыда уйланмыйбыз да. Без ялгыштык икән -
albina_fazlyeva_ Һәр эшебез ниятебезгә карап бәяләнә! Әгәр кәнәгать күңел белән, бу да АЛЛАҺ кушуы буенча дип ихластан бирәбез икән, иншаллаһ безнең түләгән налогларыбыз да СӘДӘКАДӘН КИТӘЧӘК🤲 аны хөкүмәткә дип түгел, Аллаһның Үзенә тапшырган кебек бирик☝ Һәм бершиксез Раббыбыз аны бары каршыбызга китереп куя☝ чөнки Аллаһ Коръәндә дә әйтә, Минем ризалыгым өчен бирелгән малны мин кире кайтам ди🤲 Шулай ук БӘРӘКӘТ дигән әйбер бар. Кеше күп эшләп тә, малының бәрәкәте булмаска мөмкин. Һәм киресенчә, аз эшләсә дә Раббыбыз бәрәкәтле итсә, ул сумма бар кирәк ярагыбызга да җитәчәк🤲🥰 әлхәмдүлилләһ, Раббыбыз безне беркайчан ташламый, ул юмарның юмарты❤️ Биргән зәкәтебез дә, сәдәкаләребез дә, налогларыбыз да кире үзебезгә әйләнеп кайта🤗 бары тик ихластан Аллаһка ышанып, булганына-биргәненә шөкер итеп яшик🤗
albina_fazlyeva_ Миңа 35🥳 «Вакыт тиз үтте» дип әйтәсем килми..�Мин һәр мизгелнең кадерен белеп яшәдем, яшим һәм яшәрмен дип өметләнәм, иншәАллаһ🤲 Мин — бәхетле хатын🥰�Янәшәмдә иң зур таянычым, бәхетем, күңелемә тынычлык биреп торучы ирем бар❤️ Мин — дүрт бала әнисе🤗�Бу — минем иң зур мәхәббәтем, җаваплылыгым һәм мине көчле итүче иң зур хис🥰 Мин — кыз🧕�Әти-әниемнең догалары мине саклый, яклый, алга алып бара🙏 Мин — килен.�Минем өчен гаилә, хөрмәт һәм өйдәге җылылык бик мөһим☝ Янәшәмдә булган якын кешеләремнең ышанычы, яратуы үз брендымның тууына этәргеч ясады👗 �Бу гади кием генә түгел —�ул минем эчке дөньямның чагылышы🧡 Һәр хатын-кызның тыйнаклыгын, матурлыгын, затлылыгын чагылдыручы меңнәрчә образлар, яңа үсешләргә этәрүче кайтавазлар...� Әйе, кайчак мин арыйм. Шикләнәм. Борчылам.�Ләкин мин алга баруымнан туктамыйм. Тыныч кына. Ышаныч белән. Иман белән үз тарихымны язам🥰 35 — ул сан гына түгел.�Ул үзеңне кабул итү.�Йомшак булып та көчле булу. Бар булганыма шөкер итәм!🤲�Гаиләм өчен. Юлым өчен. Үзем өчен..
albina_fazlyeva_ "МИЛЛИ НУР” - ханымнар өчен рухи үсеш мәйданы❤️ Хатын-кызлар өчен җиңеллек, күңел матурлыгы бирүче, туган телдә узучы очрашулар, аралашу урыны булыр дип өметләнәм. Һәр очрашуыбыз - аерым темага багышланачак. Беренчесе - ЯРАТУ КӨЧЕ дип атала. Гаиләдә, тормышта, бизнеста ярату ничек туа, ничек көчәя, ни өчен аны башкаларга да бирү кирәк? Чөнки БӘХЕТ дигән матур хис шулай туа. Үз мисалымда булган хәлләр, үземә булышучы тормыш рецептлары белән дә бүлешергә телим. Бу очрашуда - Коръән уку, уйландыра торган вәгазь дә, аралашу-сөйләшү, яңа коллекциядән показ, һәр кунакка бүләкләр булачак😍 Очрашу урыны - Казан шәһәрендә, матур иркен залда, кадерле кунакларыбыз - сезнең белән😘 Әниләрегез, кызларыгыз, туганнарыгызны да чакырыгыз! Билетлар шушы көннәрдә сатуга чыгачак👍 Языгыз әле, ничек сезгә бу яңалык? 🌷