📌ТОП 3 КОМПАНИИ NL. 📌УЧАСТНИК ЛИДЕРСКОГО СОВЕТА КОМПАНИИ NL. 📌МНОГОМАМА. 📌АРТИСТ ЭСТРАДЫ. 📌 иногда заядлая ДОМОХОЗЯЙКА!
zamira266 Вчера у Камили состоялся первый турнир, где она выступала в индивидуальной программе. Она заняла третье место, но её это совсем не огорчило. Когда мы уже ехали домой, я ей говорю, а ты не хотела бы занять первое место. Зная свою дочь, которая всегда хочет быть победителем. В ответ она мне говорит: - а что, тебе не нравятся третье место? Ну конечно, её похвалила и сказала что третье место тоже хорошо, но надо стараться на первое место. Ответ заразил меня наповал: - зачем, подарки же у всех были одинаковые, я посмотрела. 😆😆😆😆😆😆😆 Камиля, в своем репертуаре ! 😁🩷
zamira266 Ифтарларыгыз тәмле булсын! Күңелләребез тыныч булсын, Амин! Наиль Минһаҗев сүзләре Ильназ Бах @ilnaz_bah_tatarstan көе. Аранжировка @imelinskiy_andrei Тиздән чыгарабыз, әлегә концертларда ишетергә була.
zamira266 Тамашачыларның күп санлы сораулары белән, җырны музыкаль мәйданнарга чыгардык. Моннан 20 еллап элек, Мәскәүдә бик матур чара алып барырга туры килгән иде, ул "Музыкаль ринг", дип атала иде. Ике композитор уз командалары белән ярыш формасында концерт куялар. Зөфәр Хәйретдинов һәм Наиль Шәймарданов командасы иде ул. Репетиция барышында әлеге җырга игътибар иттем аны Зөфәр абый бн Резидә Шәрәфиева дуэт буларак башкардылар. Бүгенгедәй хәтеремдә аларның җыр ахырында " мин синсез", "ә мин синсез", дип җырны тәмамлаганнары. Шушы җырга мәхәббәтем әнә шул еллардан ук килә. Бик кызыклы сәяхәт булды ул. Исемдә, Зөфәр Хәйретдинов командасы кәбестә салаты ашап агуланган иде, бигрәк тә Резидәгә нык эләкте. Икенче көнне үзе сөйли, үзе көлә... Икенче маҗара тимер юл вокзалында булды, анда да төп героиня Резидәкәй булды. Хәтерлисезме Татарстан поезды тәүлек башында 00:10 (ялгышмасам) китә иде. Резидә буталып билетны алдагы тәүлеккә алган, вокзалга килгән идек, Резидәнең поезды кичә тәүлек башында ук китте бит инде, диләр. Чак поездга эләккән иде җанаш... Бу җыр,дога булып ирешсен дускаем 🤲! Данис Хәйруллин сүзләре Зөфәр Хәйрктдинов көе Аранжировка авторы @rishat_shaihetdinov Беренче башкаручы ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ РЕЗИДӘ ШӘРӘФИЕВА @rezidasharafieva_official 🙏🩷 PS: җырны интернета , VKда, Алиса аша Замира Ражапова "СИНСЕЗ", дип эзли аласыз.
zamira266 Тот случай, когда у Аллаха планы на тебя больше чем у себя самого. Клянусь, у меня не было грандиозных планов насчёт сольных концертов. Было спонтанные решение сделать один концерт в Казани, 8 февраля. Но, именно с вашей подачи, дорогие мои зрители, это начинает брать с масштабы. Уже на осень спланированы концерты в крупных города городах Татарстана и Башкортостана. Точные даты выложу чуть попозже. А вчера, мы сделали фотосессию для афиш предстоящих концертов. Сама делаю, сама не верю что это происходит со мной. Мне самой интересно, что же будет дальше?! Посмотрим! Аллахка тапшырган!!! Фотограф : @knopikovaekaterina Визаж: @mua_veragrigoreva Прическа: @elmirahair_kzn Автор ролика SMM специалист: @ruslankhafz
zamira266 БАШЛАНДЫ!🤦🏻♀️🤦🏻♀️🤦🏻♀️ Уразаның беренче көне җәмәгать! 🤦🏻♀️🙄🤨😆 PS: Рамазан белән котларга да ярамый, нишләргә инде?😝
zamira266 Әлмәт- РӘХМӘТ!!! Тулы залларың, көчле алкышларың, мәхәббәтең һәм хөрмәтең өчен🙏🩷!
zamira266 Чыгарабызмы? Ниһаять минем репертупрда @aidardus җыры! Әлфия Ситдыйкова сүзлэренэ «АДАШКАН ЯЗМЫШЛАР» җыры. Концертларда бик яратып кабул итәсез🩷
zamira266 Бүген, 15 февраль, Әлмәт драма театрында күрешәбез, Ин шәәә Аллаһ! Башлана 18:00. Билетлар буенча Нәҗибә Мөнировнага шалтыратыгыз : +7 (917) 280-90-58
zamira266 Яратып - яратылып яшәгез! Гашыйклар көне белән🩷🙏! PS: КАЗАН КОНЦЕРТЫНА БИЛЕТЛАР САИУГА ЧЫКТЫ. 23 март, КЦ СӘЙДӘШ очрашабыз Ин шәәә Аллаһ! Билетлар kassir.ru сайтында!
zamira266 Концерттан бер матур мизгел. Программаны эшлэгэндэ Лилия Муллагалиева белән сөйләшәбез. Мәйтәм, бер дәртле халык җыры кирәк иде, бии торган, биетә торган, дим. Лилия китте санап, барымы да матур, тик алар еш яңгврап тора. Юк, дим бармый бу җырлар, дим. Лилия : - татарда бетте инде, башкорттан эзләп кара, диюе булды... Шалт, "Гөлнәзирә" күз алдвна килде. Нәкъ менә шушв видеодагы шикелле. Зур рәхмәтләрем туган төбәгем Башкортстанның Илеш районы хакимиятенә, район мәдәният бүлегенә, шәхсән Рөстәм Флүровичка, Район мәдәният йортына, бию коллективының сәнгать җмиәкчесе Гүзәл . Минем тәүге конуертыма ярдәм булсын , дип 400 км ераклыктан, буран дими килеп җиттеләр! Концертның бизәге булды бу чыгыш. Кемнәр булды концертта, сезгә ошадымы?!