Казань / Татарстан. Индекс для подписки - П2355. 💪 Татар теле сагында. 💥 Татарстан яңалыклары. 🐝 Чага торган фикерләр 🌸 Халык сүзе. Безгә кушыл!. ⬇⬇⬇⬇⬇
madanizhomga Бүген шагыйрь-герой Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасында Габдулла Кариев театры артистлары катнашында “114 адым” дип исемләнгән театраль перфоманс тәкъдим ителде. Ленар Гобәйдуллин видеосы
madanizhomga “СалаваTik”лар “Туган тел” җырын башкара 😍
madanizhomga Рафис Корбан “Татар күзләре” Мин татарны күзләреннән таныйм, Карашыннан таныйм мин аны. Карашлары аның мәхәббәтле, Күзләрендә балкый иманы. Дәвамы видеода 🤗
madanizhomga Йокламыйсызмы әле? Фәнил Гыйләҗевтан шигъри сәлам 👋🏼
madanizhomga Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның яратып яшәү сере бер видеода 😁😍
madanizhomga Арча районының Яңа Кырлай авылында узган “Ат көне”ннән кайбер мизгелләр 👏🏼
madanizhomga Бүген бездә кунакта яшь шагыйрь Айрат Шамс булды. Тавышы да, шигырьләренең мәгънәсе дә искиткеч 😍
madanizhomga “Сорнай” фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән әңгәмәдән өзек ☺️ @elzagazizova_official видеосы
madanizhomga – Кызыгыз коеп куйган әтисе… – Зифа Азатның мәрхүм әнисенә бик охшаган. Янәшәмдә кечкенә кайнанам йөргән сыман. Ул Зифаны күрмәде, кайнатам гына бераз күреп калды. Алар бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәндә Азатка 34 яшь иде. Ул бу югалтуларны бик авыр кичерде. Минем әти дә 62 яшендә вафат булды. Хәзер Азат белән икебезгә карап торырга бер әни калды. Азат минем әнине бик якын итә. Еш булмаса да, авылга кайтабыз, йә әни үзе Казанга килә, балаларны караша. Ел саен апасы белән шифаханәләргә җибәрергә тырышабыз. Кайчандыр әти-әниләр безне кайгырткан. Хәзер без балалар дип янабыз. Балаларның гаилә корганчы үз кушлары булырга тиеш дип саныйм. Өйләнгәч, эшләп алырлар әле, дип әйтә торган заман түгел. Әнә, хәзер банк ставкалары нинди югары?! Ул ипотекаларны кайчан түләп бетерәсең?! Тулы әңгәмәне “Мәдәни җомга” газетасының 31 нче саныннан (2025 елның 8 августы) укый аласыз. @elzagazizova_official видеосы
madanizhomga “Мәдәни җомга” газетасына - 30 ел! Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегеттән иң изге теләкләр ❤️